Син миңа язмагач

Сары сандугачым
Өзлеп сайрыйсың нигә?
Синең иреннәрең
Насыйп иткән соң кемгә?

Сине миңа язмагач,
Мине сиңа язмагач,
Ялгыз калган сандугачтай
Авыр бергә булмагач.

Йомшак чәчләреңне
Таратыр икән кемнәр?
Минем кебек сине
Яратыр икән кемнәр?

Сине миңа язмагач,
Мине сиңа язмагач,
Ялгыз калган сандугачтай
Авыр бергә булмагач.

Бәлки, очрашырбыз,
Онытып үпкәләрне.
Йөрәк өзгәләнә,
Онтмыйм үткәннәрне.

Сине миңа язмагач,
Мине сиңа язмагач,
Ялгыз калган сандугачтай
Авыр бергә булмагач.

Оставьте комментарий