Кайтып кердем авылга
Язгы кичләрдә.
Күптән күрмәгән идем
Дус-иптәшләрне.
Шашып таша күңелемдә
Шатлык хисләре.
Шомыртлар чәчәк атканнар —
Татлы исләре!
Эх, дусларым, әйдәгез
Тауның башына!
Анда учак ягарга
Күңел ашкына.
Шашып таша күңелемдә
Шатлык хисләре.
Шомыртлар чәчәк атканнар —
Татлы исләре!
Кабатланды шул кичтә
Яшьлек җырлары,
Шашып күңел хисеннән
Йөрәк җырлады.
Авыл кичен дә яратам,
Дуслар, сезне дә.
Җыелсак иде шулай без
Язын гел бергә.