Сагындым авылымны (икенче вариант)

Сагындым, сагындым авылымның
Ямь-яшел чирәмле урамын.
Шул урам буйлатып кайтканда уйланып,
Яшьлеккә кайткан күк буламын.

Сагындым авылымнын кырларын,
Тургайлы киң басу юлларын.
Шул юллар узганда, тургай җыр сузганда,
Хәтерлим яшьлегем елларын.

Сагындым авылымның күлләрен,
Бөдрә-тал иелгән күл ярын.
Сандугач сайрагач, күңелгә моң тулгач,
Искә алам яшьлегем таңнарын.

Сагынам, сагынам авылымның
Яшьлектә эз калган җирләрен.
Кайтканда эзлимен — эзләми түзмимен
Яшьлекнең табылмас эзләрен.

Сагындым, сагындым авылымның
Ямь-яшел чирәмле урамын.
Шул урам буйлатып кайтканда уйланып,
Яшьлеккә кайткан күк буламын.

Оставьте комментарий