Акыл чыбыгы

Әти безне кыйнамады,
Рәнжетмәде сүз әйтеп.
Аннан калган тал чыбыгы
һаман тора кисәтеп.

Кайгылардан, афәтләрдән
Ерак тор син, әй, бала.
Кырын эшләр эшләгәнче
Азагын син чамала!
Тәүфыйклы бул, и, бала!

Узган инде бала чаклар
Онытылган агач тайлар.
Әткәйләрнең тал чыбыгы
Гөнаһлардан саклыйлар.

Кайгылардан, афәтләрдән
Ерак тор син, әй, бала.
Кырын эшләр эшләгәнче
Азагын син чамала!
Тәүфыйклы бул, и, бала

Тал чыбыклы матчаларны
Басмасын кайгы йөге.
Тал чыбыклы һәм әтиле
Балалы нигез — изге.

Кайгылардан, афәтләрдән
Ерак тор син, әй, бала.
Кырын эшләр эшләгәнче
Азагын син чамала!
Тәүфыйклы бул, и, бала

Оставьте комментарий