Туган як (җиденче вариант)

Челтерәп ага чишмәләрең,
Җиләккә бай урманнарың.
Читкә китсәм, сагындыра
Яшел хәтфә болыннарың.

Туган якны искә алсам,
Уйлар үткәнгә тоташа.
Яшьлек сукмаклары буйлап
Кайтып киләм еллар аша.

Калган синең урамыңда
Бала чакта тәүге эзләр.
Сине сагынып үтә күпме
Ямьле язлар, моңсу көзләр.

Туган якны искә алсам,
Уйлар үткәнгә тоташа.
Яшьлек сукмаклары буйлап
Кайтып киләм еллар аша.

Алда гомерләр барында
Кайтырмын сиңа яңадан.
Салмак гына узармын мин
Күптән таныш сукмаклардан.

Туган якны искә алсам,
Уйлар үткәнгә тоташа.
Яшьлек сукмаклары буйлап
Кайтып киләм еллар аша.

Оставьте комментарий