Гомерләр зая узмасын

Кояш җылысын тоймаса,
Ачылмый гөлләр.
Айның да йолдызы барга
Яктыра төннәр.

Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!

Парсыз гына кошлар да бит
Оя коралмый.
Елга да бит ике ярсыз
Елга булалмый.

Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!

Алда әле, алда булсын
Бәхет-шатлыгың!
Парлылыкны көтеп торсын
Тигез картлыгың!

Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә барыбер җиңелрәк.
Дөньялары ничек кенә
Авыр булмасын,
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын,
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!

Оставьте комментарий