Очрашырбыз җырда

Язын килгән кошлар көзен китә,
Кояшлар да чыга баерга…
Кешеләрне язмыш очраштыра,
Язмышларны юллар аера.
Язмышларны юллар аера.

Канатларны җилләр кайыргандай,
Юллар алып китә еракка;
Кемне илтеп ташлый теге ярга,
Кемне илтеп бәрә бу якка —
Юллар алып китә еракка.

Таулар белән таулар очрашалмый,
Кеше белән кеше очраша…
Бер-беребезне күреп очрашмасак,
Очрашырбыз әле җыр аша…
Очрашырбыз әле җыр аша!

Оставьте комментарий