Алтыннарның алтыны син,
Нефть мае — кара алтын.
Ил-йортларга байлык-муллык,
Гел бәрәкәтләр сал син!
Неф(е)тьчеләр — шәп егетләр.
Ут уйнатып эшлиләр.
Сезнең данлы хезмәтләрдән
Данлы да безнең илләр.
Җир мае булган неф(е)ть ул,
Ул бит — куәт, бәрәкәт.
Бар дөньяны җылыта ул
Һәм иттерә хәрәкәт.
Неф(е)тьчеләр — шәп егетләр.
Ут уйнатып эшлиләр.
Сезнең данлы хезмәтләрдән
Данлы да безнең илләр.
Җир майлары — кара алтын,
Рәхмәтнең зуры сиңа.
Күчәрләре майланганга
Гөрләпләр бара дөнья.
Неф(е)тьчеләр — шәп егетләр.
Ут уйнатып эшлиләр.
Сезнең данлы хезмәтләрдән
Данлы да безнең илләр.
Себерләрдән Идел-Урал,
Европаларга таба
Торбалардан ургылыплар
Нефть елгалары ага.
Неф(е)тьчеләр — шәп егетләр.
Ут уйнатып эшлиләр.
Сезнең данлы хезмәтләрдән
Данлы да безнең илләр.