Мулланур

Казан чите, таңда Казан чите,
Таш стена, ап-ак стена.
Таш стена түгел, истәлекләр
Ишелә күк минем өстемә.
Ак стена, салкын таш стена,
Я ул бер дә дәшми, я — дәшә,
Күрәм узган юлны,
Күрәм Мулланурны
Ленин белән бергә, янәшә,

Мулланурны аткан мылтык тавышы
Стенада калган, монда ул.
Ак стена, таш стена салкын,
Йөрәкләрдә безнең Мулланур,
Ак стена, салкын таш стена,
Я ул бер дә дәшми, я — дәшә,
Күрәм узган юлны,
Күрәм Мулланурны
Ленин белән бергә, янәшә.

Оставьте комментарий