Натуша

Кашың ай күк, билең бөккән,
Ходай фәрештә иткән.
Яфрак бәйрәмнәре җиткәч,
Ни эшләрбез соң, иркәм?

Чибәрләрнең чибәре шул
Марья, Лина, Натуша.
Әти-әни, ерак җиңги
Сезне сөймәскә куша.

Патша тәңкәләре таккан,
Кәлүшләр аягында.
Барлык дуслар көнләшерләр,
Балкып торсаң янымда.

Чибәрләрнең чибәре шул
Марья, Лина, Натуша.
Әти-әни, ерак җиңги
Сезне сөймәскә куша.

Җиде күлмәк, дүрт бал итәк,
Приданыйга тулырмы?
Питрауларда гөрләттереп,
Туй итәсе булырмы?
Эй-эй, туй итәсе булырмы?
Питрауларда гөрләттереп,
Туй итәсе булырмы?

Күгәрчен сөтләре салып,
Алтын чәркәләр бирсәм,
«Прощай, милай, до свидания»
Диеп дәшмәссең микән?!

Чибәрләрнең чибәре шул
Марья, Лина, Натуша.
Әткәй-әнкәй, ерак җиңги
Сезне алмаска куша.

Чибәрләрнең чибәре шул
Марья, Лина, Натуша.
Әткәй-әнкәй, Иван дәдәй
Сезне алмаска куша!

Оставьте комментарий