Минем «законный» хатыным

Мин — асыл егетләрнең берсе,
Миндәй ирләр бүген бик аз, белче,
Үзем уңган, үзем булган, күрче,
Бәхетле итәрмен сине, килче.
Иртән кәһүә китерермен,
Мерседеста гына йөртермен.
Гомерем дә жәл түгел сиңа,
Йөрәккәем яна!

Мин тормышымда күрдем бик күп кызлар,
Ләкин алар сиңа тиң тормыйлар.
Фәрештәме син, шайтанмы,
Минем «законный» хатыным?

Кадерлем, үзең дә беләсең,
Син мине дәртләндерәсең,
Башымны әйләндерәсең,
Кайчак нервыма тиясең.
Тисәң дә, һич үпкәләмим,
Кайвакыт сине күрә алмыйм,
Синнән башканы сөя алмыйм,
Яратам мин сине!

Мин тормышымда күрдем бик күп кызлар,
Ләкин алар сиңа тиң тормыйлар.
Фәрештәме син, шайтанмы,
Минем «законный» хатыным?

Оставьте комментарий