Мин бит тик синеке, җанкаем

Көнләшмә, җанкаем, чит ярлар,
Мин диеп бер көнне җан атса.
Көнләшмә, кемдер өзлеп,
Ут йотып, мине бик яратса!

Мин бик тик синеке, җанкаем,
Син минем кояшым, айкаем.
Яр итмәм гомергә башканы,
Көнләшмә, көнләшмә җанкаем.

Көнләшмә кайсыдыр ачы тел,
Сиңарга нахак сүз китерсә.
Безнең саф хисләрдән көнләшеп.
«Ул мине сөя», — дип, җиткерсә.

Мин бик тик синеке, җанкаем,
Син минем кояшым, айкаем.
Яр итмәм гомергә башканы,
Көнләшмә, көнләшмә җанкаем.

Арага керә алмас хич кайчан,
Нахак сүз, әче тел, керле җан.
Тик сине өзелеп сөям мин,
Тик сине өзелеп яратам.

Мин бик тик синеке, җанкаем,
Син минем кояшым, айкаем.
Яр итмәм гомергә башканы,
Көнләшмә, көнләшмә җанкаем.

Оставьте комментарий