Мин гаепле (беренче вариант)

Гаеплене эзләмә
Яралар бит төзәлгән,
Еллар сафка тезелгән,
Ара өзелгән.
Ә син һаман тынмыйсың,
Гаепле дип саныйсың,
Миңа үпкә саклыйсың,
Оныта алмыйсың.

Мин гаепле сине өзлеп яратканга,
Мин гаепле араларны суытканга,
Мин гаепле, ләкин гафу сорамыймын,
Мин гаепле, чөнки сиңа ышанмыймын.

Хисләр дә үтә икән,
Яна да бетә икән,
Оча да китә икән
Биргән вәгъдәләр.
Үткән үткәндә калсын,
Кемгәдер сабак булсын,
Хисләрен югалтмасын,
Ныклап сакласын!

Мин гаепле сине өзлеп яратканга,
Мин гаепле араларны суытканга,
Мин гаепле, ләкин гафу сорамыймын,
Мин гаепле, чөнки сиңа ышанмыймын.

Күп сулар акканнар,
Күп еллар узганнар,
Еракта калганнар
Без бергә чаклар.

Мин гаепле сине өзлеп яратканга,
Мин гаепле араларны суытканга,
Мин гаепле, ләкин гафу сорамыймын,
Мин гаепле, чөнки сиңа ышанмыймын.

Оставьте комментарий