Кичер мине (икенче вариант)

Кичер мине зинһар, кичер диеп,
Хушлаштың да киттең аерылып.
Кулларыма карап өметләндем,
Бәлки карарсың дип аерылып.

Кичер мине зинһар, оныт дигән сүзең,
Үзәгемне һаман өзәдер.
Һәр бер көнем әрнеп, газапланып үтә,
Бу йөрәге ничек түзәдер?

Бүген килеп зинһар кичер дисең,
Яшьлектә бит була хаталар.
Үткәннәргә кире кайтып булмый,
Киткән кошлар кире кайтсада.

Кичер мине зинһар, оныт дигән сүзең,
Үзәгемне аңлап өзәдер.
Һәр бер көнем әрнеп, газапланып үтә,
Бу йөрәге ничек түзәдер?

Мәхәббәтем сайрар, сандугачым,
Син үзең бит өнсез калдырдың.
Яшьлегемә кайтыр юлларым юк,
Күперләрен үзең яндырдың.

Кичер мине зинһар, оныт дигән сүзең,
Үзәгемне һаман өзәдер.
Һәр бер көнем әрнеп, газапланып үтә,
Бу йөрәге ничек түзәдер?
Кичер мине зинһар, кичер.

Оставьте комментарий