Кайтыгызчы, кыр казлары

Кыр казлары кыйгак-кыйгак,
Үзәк өзгеч тавышлары.
Арабызда кош юллары
Кавыштыра язмышларны.

Сөю — шатлык, сөю — сафлык!
Татлы сары сагышлары.
Мәхәббәтле язны алып
Кайтыгызчы, кыр казлары!

Күк көмбәзе кыңгыраулы:
Кыр казлары каңгылдаша.
Үтеп бара яшьлегебез (матур яшьлек)
Канат җилпеп саубуллаша.

Сөю — шатлык, сөю — сафлык!
Татлы сары сагышлары.
Мәхәббәтле язны алып
Кайтыгызчы, кыр казлары!

Ак юл сезгә, кыр казлары,
Сөю җырым булсын (сезгә) юлдаш!
Яшьлегемнең истәлеге —
Күңелемдә язгы кояш!

Сөю — шатлык, сөю — сафлык!
Татлы сары сагышлары.
Мәхәббәтле язны алып
Кайтыгызчы, кыр казлары!

Оставьте комментарий