Яшьлегем учакларын

Шомыртлар белән узышып
Язлар саен ак чәчәктә,
Авылым алмагачлары,
Чәчәкләрне көнләштереп,
Гүзәл яши, гөрләп яши
Минем авылдашларым

Яр буена сузлып ятып
Эчәр идем суларын,
Чишмәләремне сагындым,
Яшьлек дусларым сагындым,
Сагындым авылдашларым:
Яшьлегем учакларын.

“Кызыл Яр”дан суга чумган
“Ат-ат” уйнап көн уздырган
Кайгысыз балачагым.
“Изге чишмэ” суын эчкән,
“Чибәртау”да көтү көткән
Хыялый үсмер чагым

Яр буена сузлып ятып
Эчәр идем суларын,
Чишмәләремне сагындым,
Яшьлек дусларым сагындым,
Сагындым авылдашларым:
Яшьлегем учакларын.

Тирләп-пешеп печән чапкан
Иске Кырлайнын кырлары,
Өтнәнен болыннары.
Һәр ел сагынып көтеп алган
Күңел ачкан, батыр калган
Әзәк сабан туйлары

Яр буена сузлып ятып
Эчәр идем суларын,
Чишмәләремне сагынам,
Яшьлек дусларым сагынам,
Сагынам авылдашларым:
Яшьлегем учакларын.

Оставьте комментарий