Зөлхиҗҗә

Аланда гына җирдән лә болан килә, Зөлхиҗҗә,
Уйсу гына җирләрдән дә, ай, үтә дип, Зөлхиҗҗә,
Төн уртасы җиткәч тә, бер кыз елый, Зөлхиҗҗә,
Яшь гомерем заяга, ай, үтә, дип, Зөлхиҗҗә.
Кәккүк дигән кошның ла, ай, баласы, Зөлхиҗҗә,
Чит ояларда үсә лә яшь булып, Зөлхиҗҗә.

Канлы яшьләр түгеп, бер кыз елый, Зөлхиҗҗә,
Көләч гомерем үтә, дип, ут булып, Зөлхиҗҗә.
Сөйгән генә егете курай уйный, Зөлхиҗҗә,
Ят куенында җаным ла йоклый дип, Зөлхиҗҗә.
Кыз исемен кушып та җырлар җырлый, Зөлхиҗҗә,
Ташкай күңелләрем, ай, бушый, дип, Зөлхиҗҗә.

Оставьте комментарий