Арчаларда калып булмады

Арчаларга тимер юллар илтә,
Урамнары аның бормалы.
Кайларда сез, урамнарга сыймас,
Гөрләп үткән яшьлек елларым.

Истә әле Арча урамнары,
Су буена төшкән сукмагы.
Үкенепләр үтә гомерләрем —
Арчаларда калып булмады.

Казансуда кызлар кер чайкамый,
Сулары сай хәзер Арчаның.
Тар басмада тәүге ярым калды,
Аның белән бергә яшь чагым.

Истә әле Арча урамнары,
Су буена төшкән сукмагы.
Үкенепләр үтә гомерләрем —
Арчаларда калып булмады.

Сабантуйлар җитсә, Арчаларга
Әйләнә дә кайта юлларым.
Урамыңда мин тик кунак хәзер,
Читтә булгач эчәр суларым.

Истә әле Арча урамнары,
Су буена төшкән сукмагы.
Сагыныплар үтә гомерләрем —
Арчаларда калып булмады.

Оставьте комментарий