Ялганчыны дус итмә

Вәгъдә бирсәң аны үтә.
Булдырмасаң сөйләмә!
Буш куык очырып җилгә.
Булмаганны көйләмә.

Ялганнардан ерак тор син
ялганчыны дус итмә.
Бер алдаган гел алдый ул
аннан игелек көтмә.

Ялган белән тормыш бармый
ул барыбер ачыла.
Рәнҗү сүзләр маңгаеңа
кара булып ятыла.

Ялганнардан ерак тор син
ялганчыны дус итмә.
Бер алдаган гел алдый ул
аннан игелек көтмә.

Ялган бит ул
усал корал ул
Бәхетеңне юк итә.
ялганны үз иткәннәрне
алда гел бушлык көтә.

Ялганнардан ерак тор син
ялганчыны дус итмә.
Бер алдаган гел алдый ул
аннан игелек көтмә.

Оставьте комментарий