Сер сөйләмә дустыңа

Үзем белгән уйлар бар
Үзем йөргән юллар бар.
Үзем белгән хыяллар
Тугрылыклы дуслар бар.

Дустым диеп сөйлисең
Сер сөйләмә дустыңа.
Дустыңның да дусты булыр
Ул да сөйләр дустыңа.

Сер сойлэр дустын бэхет
Аңлый алса сереңне
Сер саклар дус юк кебек
Чишә күрмә серенне.

Дустым диеп сөйлисең
Сер сөйләмә дустыңа.
Дустыңның да дусты булыр
Ул да сөйләр дустыңа.

Үзең бел, гел үзенчә
Атла алга сукмактан
Тик абынма, егылма
Тору авыр кабаттан.

Дустым диеп сөйлисең
Сер сөйләмә дустыңа.
Дустыңның да дусты булыр
Ул да сөйләр дустыңа.

Оставьте комментарий