Ялган назлар

Гафу ит дип, килмә яннарыма,
Күпме еллар инде үттеләр.
Хыялларда калды өметләрем,
Ничә еллар синсез үттеләр.

Ялган назлар миңа кирәк түгел,
Мин көткәндә нигә килмәдең?
Хыялларда калды өметләрем,
Тик син булдың җаным сөйгәнем.

Йөрәгемнең серле сандыгына
Сагышларым кереп уралган.
Дөрләп янар күңел учагымда,
Сөю газабының моңы бар…

Ялган назлар миңа кирәк түгел,
Мин көткәндә нигә килмәдең?
Хыялларда калды өметләрем,
Тик син булдың җаным сөйгәнем.

Гафу ит дип, килмә яннарыма,
Безнең юллар күптән аеры.
Рәхмәт әйтеп яшим язмышыма,
Канатларым булса да каеры…

Ялган назлар миңа кирәк түгел,
Мин көткәндә нигә килмәдең?
Хыялларда калды өметләрем,
Тик син булдың җаным сөйгәнем.

Оставьте комментарий