Яфрак яңгыры

Ашыктырдым бугай мин җәйләрне
Ашыктырдым бугай көзләрне.
Икәу бергә йөргән сукмакларда
Яфрак күмә безнең эзләрне.

Юк, каласым килми минем көздә,
Кошлар белән китәм, ахыры.
Сагыш булып йөрәк ярасына
Шаулап ява яфрак яңгыры.

Агачлар да, күз яшьләре кебек,
Яфракларын коя бер мәлне.
Кайтыр идек икәү җәйләргә без,
Көтим микән синең килгәнне.

Юк, каласым килми минем көздә,
Кошлар белән китәм, ахыры.
Сагыш булып йөрәк ярасына
Шаулап ява яфрак яңгыры.

Җилләр өзгән hәрбер яфрагы да
Үзәгемне минем өзәдер.
Мин түзәлмәм синсез бер минут та,
Синең йөрәк ничек түзәдер.

Юк, каласым килми минем көздә,
Кошлар белән китәм, ахыры.
Сагыш булып йөрәк ярасына
Шаулап ява яфрак яңгыры.

Оставьте комментарий