Әйһәйлүк (Балалар атасы)

Иртәнчәккәй торып, тышка чыксам,
Әйһәйлүк,
Бер кыз килә сыер да, ай һәүкәләп,
һәпем, һәпәүләкәем.
Бер аз гына торып сөйләшкәнчә,
Әйһәйлүк,
Карт анасы йөри шул, ай һәүкәләп,
һәпем, һәпәүләкәем.
Сызылып кына чыккан, мыегымны,
Әйһәйлүк,
Кызлар сорый чәчмәүдә, әй, чугына,
һәпем, һәпәүләкәем.
Сызылып кына чыккан, мыегымны,
Әйһәйлүк,
Вәгъдә иттем сөйгән дә кызыма,
һәпем, һәпәүләкәйем.

Оставьте комментарий