Җиребезнең шәфкать туташы

Ил күгенә кара болыт килде,
Җир белән күк бергә тоташты,
Җан өләшеп йөрде кешеләргә
Авыр елның шәфкать туташы,

Көннәр уза, айлар, еллар уза…
Һаман саф һәм һаман пакь алар.
Җир җылысын йөртә йөрәгендә
Әниләр һәм кызлар, апалар.

Кайгы килсә, бергә күтәреште,
Шатлык килсә, бергә котлашты,
Мәхәббәтне исән алып калды
Гүзәллекнең шәфкать туташы.

Көннәр уза, айлар, еллар уза…
Һаман саф һәм һаман пакь алар.
Җир җылысын йөртә йөрәгендә
Әниләр һәм кызлар, апалар.

Җиребезне гөлгә, нурга күмде,
Йолдызларга кадәр ул ашты
Кешелекне саклый яманлыктан
Җиребезнең шәфкать туташы.

Көннәр уза, айлар, еллар уза…
Һаман саф һәм һаман пакь алар.
Җир җылысын йөртә йөрәгендә
Әниләр һәм кызлар, апалар.

Оставьте комментарий