Яшь малай мәхәббәте

Басу юлларында чалынды күлмәгең.
Хисләрне сөйләргә ашкынды күңелем.
«Сөям» дип әйтергә ничек мин талпындым.
Йөзем уттай янды, оялып калдым.

Очраштык бер көнне, сүзләрем җитмәде.
Сөюем ялкыны йөрәктән китмәде.
«Сөям» дип әйтергә ничек мин талпындым,
Йөзем уттай янды, оялып калдым.

Ник күземә карап:«Яшь малай», — дип көлдең?
Шуңа бик хурландым — мине тиң күрмәдең.
«Сөям» дип әйтергә ничек мин талпындым,
Йөзем уттай янды, оялып калдым.

Качып-посып кына сиңа бер хат салдым,
Үкенечкә каршы кызык җавап алдым:
«Серләшер идек тә, син бит яшь, үскәнем.
Күз тияр, дип куркам, шуңа юк үпкәнем».

Әй, авыр икән ул сөюне аңлату,
Әле дә газаплый беренче ярату.
«Сөям» дип әйтергә ничек мин талпындым,
Йөзем уттай янды, оялып калдым.

Оставьте комментарий