Имән яфраклары моңсу шаулый

Кызылланып кала офык арты,
Көн дә кичен кояш байганда,
Авыр була икән аерылышу,
Йөрәк мәхәббәттән янганда.

Имән яфраклары моңсу шаулый,
Кичке җилгә куеп йөзләрен.
Күңелемне салган идем сиңа,
Мин бит сине озак эзләдем

Алларыма куеп рәсемеңне,
Шигырь язам синең турыңда,
Миңа ләззәт бирә, кич буена
Синең белән йөрү уемда.

Имән яфраклары моңсу шаулый,
Кичке җилгә куеп йөзләрен.
Сине сагнып җырлыйм бу җырымны,
Бик ямансу үтә көзләрем.

Оставьте комментарий