Гомерләр шулай үтә

Ашый алганда ашап кал
Килешкәнне киеп кал
Ике тапкыр яшәп булмай
Сөелгәндә сөеп кал.

Һәр нәрсәнең үз вакыты
мәңге түгел берни дә
Без бит кунак бу тормышта
Күпләр моны белми дә

Кышка кереп кош сайрамас
Чәчәк тә кышын атмас
Һәр мизгелнең үз кадере
Үткәннәр кире кайтмас

Бар да үтеп бар да китә
Барыбер көзләр җитә
Теләсәң теләмәсәң дә
Гомерләр шулай үтә

Кояш чыгып кичен батар
Вакыт гел алга чабар
Яшәп кал яшәрлек чакта
Барабыз көзгә табан

Һәр нәрсәнең үз вакыты
мәңге түгел берни дә
Без бит кунак бу тормышта
Күпләр моны белми дә

Оставьте комментарий