Сиңа юл алдым

Чәчәккә тулы ялан,
Нигәдер ошый балан.
Чәчәгенең ак таҗлары —
Гүя яшьлегем язлары —
Күңелкәем сездә һаман.

Кушымта:
Яшьлегем, син кайда китеп
Әйтче, югалдың?
Яшьлек, сиңа җырым белән
Күрче — юл алдым.

Җимешләргә бай урман,
Нигәдер ошый балан,
Җимешенең ачылыгын,
Яшьлегемнең яктылыгын
Җырларымда язам һаман.

Кушымта.

Карларга тулды ялан,
Җимешле һаман балан.
Бозланган да җимешләре…
Үткән яшьлек гомеркәен
Көйләремә кабат салам.

Кушымта.

Оставьте комментарий