Фатыйма

Энҗе-мәрҗән сүзләр тезәм
Сиңа язган хатыма.
Аңла Син, аңла, бәгырем,
Йөрәгемне, Фатыйма.

Минутларны санап йөрим
Сине күрү хаккына.
Үз ярым Син, күз нурым Син,
Былбылым Син, Фатыйма.

Канат кагып кошлар оча
Күкнең җиде катына.
Күктә — Кояш, җирдә — Чәчәк —
Синең өчен, Фатыйма.

Кашларың Синең охшаган
Фәрештә канатына,
Шул фәрештәләр затына
Охшагансың, Фатыйма.

Йөрәктә кабынган ялкын
Йолдыз булып атыла.
Йолдызларның иң яктысын
Сиңа бирәм, Фатыйма.

Башкаларны күрми күңел,
Күңел Сиңа тартыла.
Минем өчен тылсым көче
Синдә генә, ФАТЫЙМА!

Оставьте комментарий