Аһ, Ырымбур-кала, сәхрә дала,
Күккә тиеп тора манара.
Сау булыгыз дуслар, без китәбез,
Бәлки күршәлмабыз, тиз ара.
Аһ, Ырымбур-кала, сәхрә дала,
Күккә тиеп тора ара тау.
Сау булыгыз дуслар, без китәбез,
Бәлки күршәлмабыз, исәнсау.
Аһ, Ырымбур-кала, сәхрә дала,
Елкылары чыккан бәйгегә.
Сау булыгыз дуслар, без китәбез,
Бәлки күршәлмабыз, мәңгегә.