Җамалый такмаклары
Карагыз бу сөенечне,
Бу шатлыкны карагыз.
Кызыбыз кияүгә чыккан,
Бүген туйга барабыз.
Карагыз бу сөенечне,
Бу шатлыкны карагыз.
Кызыбыз кияүгә чыккан,
Бүген туйга барабыз.
Туй җырлары бигрәк матур,
Әйдә күңел ачабыз,
Биек таудан миңа таба,
Очып килә бер лачын
Яратамын шуннан беләм,
Җәеп килә колачын.
Батинкасы, батинкасы,
Батинкасы ялт итә.
Әллә яшьлекләре белән,
Ташламам ди ант итә.
Сез дусларга җырлар җырлыйм
Зур шәхесләр турында.
Булса да алар һәрберсе
Һәрчак безнең каршыда.
Ельцин бабаң ниләр сөйли,
Өстәлләр төя-төя,
Путинны да утыртты бит,
Башыннан сөя-сөя.
Идәнегез тигез икән,
Фанер җәйдегезме әллә?
Килдегез дә утырдыгыз,
Тамыр җәйдегезме әллә?!