Чияле тау (икенче вариант)>

Чияле тау, хыялый тау
Юл чатында ята читтә.
Чияле тау аша үткән
Яшьлек юлын бәхет көтә.

Чияле тау очраштырды
Матур яшьлек иртәсенде.
Гөл бәйләме ятып калды
Чияле тау итәгендә.

Чияле тау — иң серле тау,
Баш очымда йолдыз яна.
Якты йолдыз калса ялгыз,
Ишен эзләп җиргә тама.

Чияле тау очраштырды
Матур яшьлек иртәсенде.
Гөл бәйләме ятып калды
Чияле тау итәгендә.

Хуш, каенлы, чияле тау,
Җыярга кил җимеш-җиләк.
Калды безнең арабызда
Чияле тау, янар йөрәк.

Чияле тау очраштырды
Матур яшьлек иртәсенде.
Гөл бәйләме ятып калды
Чияле тау итәгендә.

Оставьте комментарий