Ана йөрәге

Сабый чагың үтте, кызым,
Сизми дә калдым кебек.
Сабыем булып бер сыен,
Җылы куеныма кереп.

Ләкин куенымнан чыгып,
Яшәр көннәрең җитте.
Бала кош очып киткәндәй,
Очар көннәрең җитте.

Очарсың, тик канатларың
Нык булсын иде, балам.
Күгең аяз, җирдә юлың
Ак булсын иде, балам!

Оставьте комментарий