Хөррият

Каршы ала таңда мине Идел,
Идел куенында ак томан.
Кояш булып балкый өмет нуры,
Ватанымның күге яктырган.

Таңда чыгам иркен басуларга,
Басу өсләрендә мең тургай.
Ирек канатында очкан кошлар
Безнең шатлык, безнең моң бугай.

Илгә якты бирер өчен
Янып яшәргә кирәк.
Күңелләргә ялкын салып
Алга дәшә хөррият.

Таңнар аткач, йөрим бакчаларда,
Төнне куып офык аллана.
Судан алып, утка салды безне
Давыллардан торган замана.

Җырлап керәм таңда урманнарга,
Җавап бирә иңрәп карурман.
Карурмандай шаулап яшик әле, —
Без барыбыз уртак тамырдан.

Илгә якты бирер өчен
Янып яшәргә кирәк.
Күңелләргә ялкын салып,
Алга дәшә хөррият.

Бәхет эзләп чыгам таңда юлга,
Юллар урау, юллар тузанлы.
Тузан булып илгә сибелсәк тә,
Безнең гомер зая узмады.

Илгә якты бирер өчен
Янып яшәргә кирәк.
Күңелләргә ялкын салып,
Алга дәшә хөррият.

Оставьте комментарий