Бөдрә чәчле малай

Безгә яңа малай килде,
Чәчләре кара бөдрә,
Шул бөдрә чәчләре белән
Көн дә төшемә керә.
Җенем сөйми бөдрә чәчне,
Ә кызлар аңламыйлар,
Шушы бөдрә чәчләреннән
Күзләрен алалмыйлар.

Ничек елмая белә бит
Шундый матур иттереп.
Нигә эри шуңа йөрәк,
Ачуымны китереп!..

Шуннан бирле үземнең дә
Күңелем әллә нишләде:
Ачуыма тия шуның
Дулкын-дулкын чәчләре.
Моның ише бөдрә чәчләр
Кызларда да бик сирәк.
Әйтегезче, ир-егеткә
Мондый чәчләр ник кирәк?!

Ничек елмая белә бит
Шундый матур иттереп.
Нигә эри шуңа йөрәк,
Ачуымны китереп!..

Өстәвенә, күргән саен
Каршыма килгән була,
Әнҗе тешләрен балкытып,
Елмаеп килгән була.
Елмайса елмайсын, әйдә.
Карамыйм да үзенә.
Тик аңламыйм, нигә болай
Ялкын каба йөземә?

Ничек елмая белә бит
Шундый матур иттереп.
Нигә эри шуңа йөрәк,
Ачуымны китереп!..

Оставьте комментарий