Ялгыз бер каенны күреп
Хисләремне сөйләдем,
Аңламас шул, җаны юк, дип
Сагышлы моң көйләдем.
Кушымта:
Шулчак салкын сагышымны
Җылы дулкын урады.
Назлы моңга күмде мине
Сары яфрак бураны.
Бармакларым сырлы тузын
Иркәләде каенның.
Җылысына исем китеп,
Шул каенга сыендым.
Кушымта:
Ялгыштым шул, ялгыз каен
Сагыш җилен таратты.
Купшы яфраклары белән
Чәчләремнән яратты.
Кушымта:
Шулчак салкын сагышымны
Җылы дулкын урады.
Сәер көчне икебезнең
Бәхеткә дип юрадым.