Ай-ли җанашым

Керфегеңнән гөлләр тама,
Күрсәм йөрәгем яна.
Синең гүзәллекне күреп,
Сандугачлар соклана.

Ай-ли, җанашым, ямансу,
Күрешмәгән чакларда.
Күзләрем гел юлларда да,
Син яшәгән якларда.

Күрешик тә, очрашыйк та,
Бергә чакта көн ямьле.
Икәү бергә булган чакта,
Сөйләр сүзләр дә тәмле.

Ай-ли, җанашым, ямансу,
Күрешмәгән чакларда.
Күзләрем гел юлларда да,
Син яшәгән якларда.

Көттермә син озак килми,
Моңсулатма күңелне.
Мәхәббәткә алып кергән,
Син соң үзең түгелме.

Ай-ли, җанашым, ямансу,
Күрешмәгән чакларда.
Күзләрем гел юлларда да,
Син яшәгән якларда.

Оставьте комментарий