Бишек җыры (өченче вариант)

Шаулар елгалар, елгада сулар,
Тиздән чәчәкләр, чәчәкләр чыгар.
Безнең бакчага сандугач килер,
Килер дә синең исмеңне сорар,
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Килер дә синең исмеңне сорар.

Таң ату белән, өйрәтер беркөн,
Өйрәтер моңлы матур яз көен.
Сандугач инде нәкъ ярты юлда,
Йокла, чибәрем, йокла син минем,
Әлли-бәлли, әлли-бәлли,
Йокла, чибәрем, йокла син минем.

Оставьте комментарий