Умырзая (икенче вариант)

Күңелемә килеп кердең
Язгы ташкын, күкрәү булып,
Тәүге ләйсән булып явып,
Язгы умырзаялар алып.

Умырзая, умырзая,
Узмасын гомер зая.
Әйт син миңа, умырзая,
Яшьлек ярым минем кая?

Умырзая чәчәкләрен
Өзсәм йөрәк тибә ярсып.
Үткәннәрне искә алып,
Кил син умырзаялар алып.

Умырзая, умырзая,
Узмасын гомер зая.
Әйт син миңа, умырзая,
Яшьлек ярым минем кая?

Оставьте комментарий