Тимәсен тик күзләрем

Эзләде, үз тиңемне эзләде,
Өметен өзмәде,
Үз ярымны эзләде җаным…
Эзләдем, күпме еллар эзләдем,
Якты булды хыялым,
Сагынышлар эзләдем аңы…

Эзләдем, барлыгыңны белдем мин,
Килерсең дип көттем мин,
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бәхетле диямен,
Тимәсен тик күзләрем,
Тимәсен тик күзләрем, җаным!

Сүзләрең, синең назлы сүзләрең
Биләде йөрәкне.
Күңел белән тартылам сиңа.
Күзләрең сүзләрдән дә көчлерәк.
Бик ягымлы күзләрең
Бөрки йөрәк җылысын миңа.

Эзләдем, барлыгыңны белдем мин,
Килерсең дип көттем мин,
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бәхетле диямен,
Тимәсен тик күзләрем,
Тимәсен тик күзләрем, җаным!

Шатланам: бик бәхетле көннәрем,
Син генә бәхетем.
Ярый әле эзләдем сине.
Кызганмыйм синсез үткән елларны,
Сиңа гына китерде
Ул елларның юллары мине.

Эзләдем, барлыгыңны белдем мин,
Килерсең дип көттем мин,
Табармын дип белдем мин, җаным!
Үземне мин бәхетле диямен,
Тимәсен тик күзләрем,
Тимәсен тик күзләрем, җаным!

Оставьте комментарий