Ашкынып кайттым тагын
Күңелемне телгәләмә,
Әй ачы сары сагыш!
Туган ягым һәрчак истә
Аерды бары язмыш.
Күңелемне телгәләмә,
Әй ачы сары сагыш!
Туган ягым һәрчак истә
Аерды бары язмыш.
Мең-мең бәхет юллар чакта,
Ягым, сиңа тиң калам.
Авылның яшел чирәмен
Сагына һәрбер балаң.
Авылымны чыгып киткән чакта
Ак каеннар калды озатып.
Авылымнан җырлый-җырлый киттем
Каеннарны кистем елатып.
«Үзең һәрчак кояш», — дисез дә,
Белмисез күңелдә ни барын.
Дусларга табам мин җылы сүз,
Башымнан ашса да үз кайгым.
Сез дә минем кебек үзгәргәнсез,
Сез дә минем кебек арыгансыз.
Сез дә минем кебек кош сайравын,
Тыңлый-тыңлый телсез калгансыз.
Шатлыклар уртаклашырга
Җыелган дусларыбыз.
Дуслар белән бергәләшеп
Күңел ачкан чагыбыз.
Бер максатсыз, гел заяга
Узмасын гомер.
Исәнмесез, яшибез без,
Аллага шөкер!
Яшьли сөйгән ярым,
Еракларда калдың.
Еракларда, яшьлек таңында.
Быел да шулай салкын кыш килде,
Янган йөрәккә боз булып керде.
Өшедем шулай, инде көчем юк,
Яшьлегем язы югалып калды шул.
Алтын көзләр җиткән, сулган инде,
Ямьле җәйнең гөлләр болыны.
Зәңгәр төндә кабынып йолдыз күктә
Җавап көтә, белеп уемны.