Яшьлегем язы

Быел да шулай салкын кыш килде,
Янган йөрәккә боз булып керде.
Өшедем шулай, инде көчем юк,
Яшьлегем язы югалып калды шул.

Йомшак кына, йомшак кына карлар ява,
Карап калам яуган карларга.
Ничек кенә, ничек кенә юл табарга?
Йәшлегемә ничек кайтырга?

Әллә борырга гомер сәгатен
Үткән юлларның яшел сукмагына,
Яшьлегем язын эзләп табарга,
Сандугач илен ятып тыңларга.

Йомшак кына, йомшак кына карлар ява,
Карап калам яуган карларга.
Ничек кенә, ничек кенә юл табарга?
Йәшлегемә ничек кайтырга?

Әллә гомернең урау юллары
Яшьлеккә табан алып бармады.
Яшьлеккә кабат алып бармады,
Салкын кышларга мәңгегә борды.

Йомшак кына, йомшак кына карлар ява,
Карап калам яуган карларга.
Ничек кенә, ничек кенә юл табарга?
Йәшлегемә ничек кайтырга?

Оставьте комментарий