Сагыну сере
Күңелем түрендә,
Серле тойгы бар.
Урман, кошлары,
Талы, күле бар.
Балачак иленең,
Авазы түгелме.
Юксыну биләде,
Нигәдер күңелемне.
Күңелем түрендә,
Серле тойгы бар.
Урман, кошлары,
Талы, күле бар.
Балачак иленең,
Авазы түгелме.
Юксыну биләде,
Нигәдер күңелемне.
Тагын язлар килер, чыерчыклар кайтыр,
Ояларын парлап корырлар.
Ямьле язга сөенеп, таң нурына коенеп,
Бер туктамый сайрап торырлар.
Юлларың бик озак,
Бик урау, бормалы.
Әллә соң күрәзәче,
Ялгышмый урады.
Көтәм мин иртәсен,
Күзләрем юлларда.
Син минем янымда,
Хыялым уемда.
Таңнарда без кавышканда
Йолдыз нурлары тамды.
Эй, сайрады бер сандугач
Тибрәлдереп яшь талны.
Еллар сүтеп килдең син нигә?
Аккошым бул дидең ярым.
Күңел түрләренә үтәр идем
Җанкайларым тапса үз парын.
Яннарымда син булганда,
Белмәдем кадерләрен.
Исләремнән һич чыкмый соң,
Өзелә бәгерләрем.
Тугайдагы чәчәкләрнең,
Тик акларын мин сайлыймын.
Чөнки алар күңелемнең,
Чагылышы бит апаем.
Күктә йолдызлар нурлардан
Чигү чигәләр каеп.
Көйәнтәле кызны кочып
Ай утыра елмаеп.
Уйларың ак, рухың ныклы булсын,
Гомер йомгакларын сүтәрлек.
Хыялларың булсын ак каяга,
Төшләреңдә алып менәрлек.
Узган гомер узсын әйдә,
Узганга үкенмик без.
Кайгыларга чыдам булыйк,
Хәсрәттән бөгелмик без.