Кайтырсың бит

Таулар белән таулар очрашмыйлар,
Безнең йөрәкләр бит таш түгел.
Язлар белән бәлки, кайтырсың дип,
Өметләнеп көтә яшь күңел.

Кайтырмын, әнкәем

Мамык шәлен салып иңнәреңә,
Мине еракларга озаттың.
Моңсулана балаң хәзер чит якларда —
Сүзен яттан белә һәр хатның.

Гомерем мизгелләре

Иртәсендә язның — ачылмаган таҗның
Әле татылмаган назлары.
Дөнъя хозурлыгы, тормыш матурлыгы —
Безнең гомерләрнең язлары.