Яз кояшы
Яз килүен хәбәр итеп,
Якты кояш балкый күктә.
Яшәү дәрте һәр йөрәктә,
Яз шатлыгы һәр күңелдә.
Яз килүен хәбәр итеп,
Якты кояш балкый күктә.
Яшәү дәрте һәр йөрәктә,
Яз шатлыгы һәр күңелдә.
Туган авылым, сине сагынып кайтам
Шау чәчәкле ямьле яз саен.
Каршы ала һаман юл читендә
Моңсуланып ялгыз ак каен.
Пар каеннар урман юлында
Озатып кала һәрбер юлчыны.
Кем өчендер юллар әле кыска,
Кемнәрнедер көтә озыны.
Моңсуланып, уйга баткан чакта
Күзәтәмен тирә-ягымны.
Яшел чирәм, яшел агачлар да
Кошларның да тав(ы)шы ягымлы.
Тып-тын һава, нурлар ява,
Көн аяз.
Бар дөньяга нурлар сибеп
Килә яз.
Бакчадагы гөлемә килеп кунды
Канаты каерылган күбәләк.
Сабый чагым гүя исемә төште,
Уйный идек һәрчак бергәләп.
Җырларымда минем күңел моңым,
Җырларымда шатлык, сагышым.
Җырларымда барлык гомер юлым,
Җырларымда минем язмышым.
Җырның ниндие генә юк:
Дәртлесе һәм моңлысы.
Күңелгә якын җырларны
Килә һәрчак тыңлыйсы.
Кошлар да юлчы дөньяда,
Кошның да үз язмышы.
Юллар җырлы, җырлар — моңлы,
Җырда булмый ялгышып.
Гармуныңны уйныйсың да,
Урамнарны буйлыйсың.
Күңелең тулы моң гына,
Ни турында уйлыйсың.