Яшьлек язы

Кабат килде язлар,
Йөрәк тулы назлар,
Өмет-хыял тулы күңелдә.
Язлар белән бергә
Якты хатирәдәй
Яшьлек кайтыр сыман бер мәлгә.

Яшьлекнең назлары,
Яшьлек хыяллары
Сакланалар мәңге күңелдә.
Үткәннәрнең якты
Кайтавазы булып,
Яшьлек кайтыр сыман бер мәлгә.

Һәрбер яз да үзгә,
Кабатланмый бер дә,
Хисләр генә сүнми күңелдә.
Гомерләрнең мәңге
Сүнмәс җыры булып,
Яшьлек кайтыр сыман бер мәлгә.

Оставьте комментарий