Чайпалырмын, түгелермен…

Чайпалыр да, түгелер дә —
Чиләкләрем мөлдерәмә;
Сез гаепләп карамагыз
Суларым түгелгәнгә.

Йөрәгемне аңла

Матур сүзләр беләм яратканың,
Нинди генә сүзләр табыйм соң?
Сүзсез аңлап кара йөрәгемне —
Күңелем бит сөйли барысын.

Түзем бул, егет!

Күзләремә туры карадың:
— Бергә булыйк, — дидең, — гомергә!
Мин назландым, уйлап җавапны,
Син теләдең тизрәк белергә.

Соңлама!

Күңелемдә нурлар, дәртле моңнар —
Йөрәгемне дөрес аңла да,
Гомер язым шау чәчәктә әле —
Сөйгән ярым, кил син, соңлама!

Син — минем язларым

Сине миңа якты язлар бирде,
Ничә язлар инде без бергә.
Ничә еллар һаман сөям, янам,
Мин язларда калдым гомергә.

Син дә кайт мәхәббәт ярына

Син дә кайт мәхәббәт ярына,
Учаклар ягыйк әле,
Юксынып, безне чакырган
Эзләрне табыйк әле.
Моңланса кәккүк таллыкта,
Елларны саныйк әле.
Тезләнеп учак каршында
Уйларга талыйк әле…

Кайт, иркәм Сәрвиназ!

Җырларың күңелгә моң сала, Сәрвиназ,
Сагышың йөрәккә ут сала.
Сагышың йөрәккә ут сала, Сәрвиназ,
Җырларың күңелгә моң сала.