Яратам читтән генә…
Очрашканда, саумы, диеп,
Елмаеп үтәм генә.
Очрашканда, саумы, диеп,
Елмаеп үтәм генә.
Янам, көям, янам, көям,
Ут капты күлмәгемә.
Ут капмады күлмәгемә,
Капты яшь йөрәгемә.
Ник моңаеп башын идең,
Аерлабыз дисеңме?
Бәлки әле аерылмабыз,
Аерылмабыз шикелле.
Нигә башын түбән идең,
Аерлабыз дисеңме?
Бәлки әле аерылмабыз,
Аерылмабыз шикелле.
Нигә башын түбән идең,
Аерлабыз дисеңме?
Бәлки әле аерылмабыз,
Аерылмабыз ышанам!
Тальян гармун уйнап айлы кичтә,
Урамыңнан уздык, Шауяды.
Без җырлаган моңлы, матур җырлар
Уфаларга җитеп шаулады.
Уйна, дустым, мандолина,
Кыллары чыңлап торсын.
Чишмә кебек челтери дип,
Егетләр тыңлап торсын.
Ал шәфәкътә, алтын сыман
Кызарып, кояш бата.
Йолдызларга көлемсерәп,
Зәңгәр күктә ай калка.
Керкәле авылы кайда? —
Биек тау итәгендә.
Тауларын да сагынып кайтам,
Читләргә китәмен дә.
Сандугач, сандугач.
Китмә, китмә, сандугач!
Канатларын талдырып,
Туган җирне калдырып
Бездә туып үстең син.
Чык суларын эчтең син.