Төнге күктә якты йолдыз бар

Адашканда, юллар тапмаганда
Көнне караңгылык каплаганда
Адашканда төнге күккә кара
Төнге күктә якты юллар бар
Адашканда йолдызларга кара
Адашканда йолдызларга кара
Юл күрсәтеп яналар йолдызлар

Авыр чакта атлар тартмаганда
Җирне караңгылык каплаганда
Авыр чакта төнге күккә кара
Төнге күктә якты юллар бар
Авыр чакта йолдызларга кара
Авыр чакта йолдызларга кара
Синең өчен яналар йолдызлар

Онта калсаң әгәр тамырларың
Уйлый калсаң: «Мин биектә!» — диеп
Күтәрелеп төнге күккә кара
Төнге күктә сиңа җавап бар
Онытканда йолдызларга кара
Онытканда йолдызларга кара
Бик биектә яналар йолдызлар

Оставьте комментарий