Соңгы хатым

Сиңа, җаным, соңгы хатны
Елый-елый, әрнеп язам.
Сине шашып сөюләрем
Булдымы икән минем хатам?

Мин бит сине өзелеп сөям,
Булсаң да син читнең пары.
Син бәхетле, миңа кыен,
Онытма син мине бары.

Янәшәңнән бара алмыйм
Син минеке булмаганга.
Рәхәтләнеп коча алмыйм,
Онытылып яратсам да.

Мин бит сине өзелеп сөям,
Булсаң да син читнең пары.
Син бәхетле, миңа кыен,
Онытма син мине бары.

Теләгәндә күрә алмыйм
Синең назлы күзләреңне.
Синсез яшәү — яшәү түгел,
Белмим, озакка түзәрменме.

Мин бит сине өзелеп сөям,
Булсаң да син читнең пары.
Син бәхетле, миңа кыен,
Онытма син мине бары.

Оставьте комментарий